Барлык оешмаларда да янгын куркынычсызлыгы ул - техник, оештыру чаралары, тикшерүләр, теоретик инструктажлар һәм хезмәткәрләр өчен практик дәресләр керә торган чаралар комплексы.
Бары тик барлык юнәлешләрдә дә кирәкле гамәлләрне башкару гадәттән тыш хәлдә уңай нәтиҗә гарантияләргә мөмкин.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, территориясендә Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм Югары Ослан муниципаль районының надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә интернат-йортта яшәүче һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча күнекмә әзерләнде һәм үткәрелде.
Күнекмәнең төп максаты – бухгалтерия блогы ягыннан төтен табуны ачыклаганда интернат-йортта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләү, профессиональ янгын сүндерүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру иде.
Мондый уртак тренировкалар интернат-йортта даими рәвештә уза, Бу исә янгын чыккан очракта персоналның беренчел гамәлләрен профилактикалау, шулай ук оешмада хәбәр итү һәм сигнализация системасын тагын бер тапкыр тикшерергә һәм куркыныч хәл килеп чыккан очракта интернат-йорт хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту күнекмәләрен беркетергә мөмкинлек бирә.
Тормыш көтелмәгән хәлләр белән тулы һәм баланы катлаулы очракларда тынычлыкны сакларга, аннан чыгу юлларын табарга өйрәтү бик мөһим. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә «Яжарыш» реабилитация үзәгенең төп бурычы -тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү.
13 февраль көнне оешма янгын килеп чыккан очракта өйрәнү эвакуациясен уздырды. Хафа төймәсе сигналы буенча оператив һәм җайга салынган рәвештә «янган» бинадан чыгу оештырылды. Эвакуация паникасыз узды, персонал барлык гамәлләрне дә дөрес эшләде. Хәтта кечкенә балалар да педагог әйткәннәрне төгәл үтәде.
Янгын сүндерү өйрәтүләре һәм имин эвакуацияне модельләштерү ел дәвамында даими рәвештә үткәрелә. Бу күнегүләр балаларны төрле хәлләрдә тынычлык сакларга һәм сабырлыкны югалтмаска өйрәтәләр.