14 февраль көнне Лениногорск мәшгульлек үзәгендә “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге” психологлары эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү дәүләт хезмәте күрсәтте.
Шулай ук әлеге хезмәтне аерым категориядәге кешеләр: өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләр, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат булганнар, мөмкинлекләре чикле булып, эш эзләү белән исәптә торучыларга психологик ярдәм күрсәтелде.
Әлеге чарада психологларның төп бурычлары – физик һәм эмоциональ яктан халәтне нормалаштыру, вакытлыча эшсез булгандагы киеренкелекне бетерү, үзеңә бәяне күтәрү, эшчәнлеккә активлыкны уяту.
Төркемдә үткәрелгән тестны һәм тренингны 11 кеше узды. Тест нәтиҗәләре буенча барлык гражданнар психологлардан тәкъдимнәр алды.