Түбән Кама мәшгульлек үзәге 24 эшсез кешене өстәмә һөнәри белем алырга җибәрде.Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр "Смета эше" һәм "1С: Предприятие" программаларын үзләштерәчәк.
Укыту "Квалификация үстерү региональ агентлыгы" "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге" КБАО Түбән Кама филиалы базасында гамәлгә ашырыла. Белем бирү программалары үз эченә берничә модульне ала, аларны үзләштереп, эшсез гражданнар хезмәт базарында кирәкле була алачак.