Безнең куркынычсызлык безнең кулда

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

13 нче февральдә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының янгын бүлеге белән берлектә «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» темасына 14 балага экскурсия үткәрде.

Әлеге чараның максаты балаларнын шәхси куркынычсызлыгына карата аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт уяту иде. Шулай ук янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәтне арттыру. Экскурсия барышында балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, янгын килеп чыгу очрагына карата гамәлләр, бердәм коткару хезмәте номеры белән  таныштылар.

Балалар зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Экскурсия җылы атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International