Пенсионерларга 3 300 сум күләмендә айлык акчалата түләү алу мөмкинлеге турында мәгълүмат киң таралуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Соңгы вакытта Интернет челтәрендә эшләмәүче пенсионерларның санатор-курорт дәвалануыннан баш тарткан очракта компенсация ала алуы турында мәгълүмат пәйда булды. Әлеге мәгълүматның авторлары гражданнарга социаль яклау территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм ай саен 3 300 сум күләмендә акчалата түләүне рәсмиләштерергә чакыра:
“ЕДВны(Айлык акчалата түләү) рәсмиләштерү өчен пенсионерга территориаль социаль яклау бүлегенә паспорт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Социаль яклау үзәге хезмәткәрләре бушлай дәвалану хокукы файдаланылмавын тикшерә һәм түләү алу өчен гариза язуларын сорый.
Гаризада пенсионерга банкта исәп-хисап счеты номерын күрсәтергә кирәк булачак. Әлеге түләү, кагыйдә буларак, гариза язганнан соң 30 календарь көн эчендә башкарыла”.
Мондый эчтәлектәге хәбәрләрне төрле мессенджер кулланучылар да ала.
Шул ук вакытта федераль законнарда да, республика законнарында да әлеге түләү каралмаган. Димәк, бу мәсьәлә белән социаль яклауның территориаль органнарына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк. Моннан тыш, бер генә очракта да сезнең банк картасы реквизитларын, серсүзләр һәм башка шәхси мәгълүматларны чит затларга хәбәр итәргә ярамый.
Министрлык республика халкын уяу булырга һәм мәгълүматны рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра.