Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 63 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 кешегә күбрәк.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. 2019 елның 12 февраленә бу шәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 110, 353, 452, 1 049, 355 һәм 304 эшсез исәптә тора.