2019 елның 12 февраленә республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 041 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 431 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,59 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 234 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,3 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 934 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 880 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 19 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.