Минзәлә районында яшәүче сугыш ветеранына 100 яшь тулды

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген, 12 февраль көнне, Бөек Ватан сугышы ветераны, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучы Михаил Кузнецов үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле көнне ветеранны тантаналы шартларда Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, җитәкче урынбасары Нэля Бикеева, шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыдылар. Ветеранга нык сәламәтлек, оптимизм теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International