Чирмешән районы укучыларына ышаныч телефоны турында сөйләделәр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

11 февральдә Чирмешәннең "Доброе сердце" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар белән очрашты.

Социаль педагог Е.Шипилова һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Г.Микушова Иске Котыш гомуми белем бирү мәктәбенә барды. Анда әлеге мәктәп укучылары белән берничә чара үткәрделәр.

Мәсәлән, бишенче сыйныф укучыларына, 9 укучыга, балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр. Алар балаларга әлеге номердан кем һәм кайчан файдалана алуы турында аңлаттылар, “шул ахыргы проводта” кем утыра һәм җавап бирә, теләгән очракта, баланың шалтыратуы аноним һәм башка бик күп нәрсәләр турында бәян ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International