Шушы коннәрдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Чараның төп максаты пенсия алды яшендәге гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү иде. Анда төрле социаль төркем вәкилләре катнашты, аларның зур өлешен аз керемле гражданнар, пенсия алды яшендәге гражданнар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр тәшкил итте.
Бу көнне яңгыраган сораулар хезмәт хокук мөнәсәбәтләренә, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә гражданнар квалификацияле консультация алды. Шулай ук югарыда күрсәтелгән гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.