Яшел Үзән Олы Клүчә урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирелә

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

5 февральдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге авыл җирлегендә яшәүче һәр яшүсмер киләчәк һөнәрне сайлау максатыннан һөнәри юнәлеш буенча дәүләт хезмәтеннән файдалана алсын өчен, Яшел Үзән муниципаль районы Олы Клүчә урта мәктәбендә булды.

8-11 нче класс укучылары хезмәт базарындагы хәлләр һәм ТОП-50 гә керүче кирәкле эшче һөнәрләр һәм инженер белгечлекләре турында мәгълүмат алдылар. Үзәк профконсультанты ихтыяҗ зур булган һөнәрләрләргә укырга мөмкин булган урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары турында сөйләде.

60 укучы профконсультантның диагностика һәм яшүсмернең һөнәри сәләтләрен исәпкә алынган, үзенең "Һөнәри уңыш формула"сын төзергә ярдәм итәчәк шәхси рекомендацияләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International