Әлмәттә Эш бирүче көне

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

8 нче февральдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Әлмәт  транспорт  идарәсе»  катнашында Эш  бирүче көне узды.

Эшсез гражданнар предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре  белән очрашты.  Ярминкәдә  катнашучылар тәкъдим ителгән вакансияләр белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Әлмәт транспорт идарәсенең кадрлар хезмәте вәкилләре чарада катнашучыларга эш шартлары, кандидатларга таләпләр турында сөйләделәр.

Ярминкәдә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: троллейбус йөртүче, кондуктор, ЗИЛ АГП автомобиле йөртүчесе, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик (транспорт буенча), күчмә составны ремонтлау буенча слесарь, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, резин эшләнмәләр ремонтлаучы, баш энергетик урынбасары, элемтә челтәре электромонтеры, эретеп ябыштыручы.

Чарага 52 кеше килде, 5 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде, 7 кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International