"Наз" социаль приютында "Әтием һәм мин-спорт гаиләсе" конкурсы узды!

2019 елның 8 феврале, җомга

7нче февраль көнне Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Красный Бор авылында әтиләр советы белән берлектә "Минем әтием һәм мин спорт гаиләсе" дигән конкурс үткәрелде.

Конкурс мәзәкләр һәм спорт биремнәреннән гыйбарәт иде. "Танкистлар" һәм"моряклар" әтиләр командалары барлык биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Компетентлы жюри нәтиҗә ясады һәм нәтиҗәләр игълан итте, командалар бер үк санда очко җыйды. Конкурста катнашучылар дәрт һәм спорт азартыннан, күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр алды. Барысы да бик шат калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International