Балалар приютында хезмәт күрсәтүче белгечләрнең төп эш юнәлешләренең берсе булып, приютта тәрбияләнүче балаларның гаиләләре белән бергә һәм бердәм эшләү тора.
Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль «Наз» приютында 7 нчы февраль көнне педагог-психолог Елена Нехорошкова балалар һәм ата-аналар белән берлектә диагностик дәрес уздырды. Бу дәрестә сүз гаилә мөһите балага ничек һәм ни рәвешле тәэсир итүе турында алып барылды.
Мондый юнәлеш юлларын аңлап, дәрестә 3 ата-ана һәм 3 бала катнашты. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп эшләделәр. Дәрес вакытында балалар һәм ата-аналар рәсемле тест уздылар, социаль хезмәтләрнең сыйфаты турында анкета тутырдылар.