7 февральдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге быел беренче вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чара политехник көллият бинасында узды.
Вакансияләр ярминкәсендә 15 эш бирүче катнашты: «Теннис Холл» СС МБУ, «Водоканал» ҖЧҖ, «Строй Сити Ритейл» ОО, «Тим Интек» ҖЧҖ, «Лениногорск РҮХ» ДАССО, «Агроидея» ҖЧҖ, «Компания Карлен» ҖЧҖ, «Лениногорск политехник көллияте» ДАҺБУ, «Спецстройсервис» ҖЧҖ, «Роснефтекомплект» ҖЧҖ, «Таттелеком» ҖЧҖ, «Молоко» ҖЧҖ, «Лениногорск балалар йорты» ДБУ, «Торос-молоко» ҖЧҖ, 136 эш урыны тәкъдим итте.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярминкәдә катнашучы предприятие һәм оешмаларга эш бирүчегә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затларны хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау шартлары, шулай ук күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыруга (җиһазландыруга) бәйле чыгымнарны каплау шартлары турында сөйләде.
Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә 196 кеше килде, шуларның 37се эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен өстәмә әңгәмә үткәрүгә юллама алды.