Бүген Республика ресурс үзәге базасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю.Абдреева рәислегендә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы А. Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү бүлеге башлыгы А.Абдуллин һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Фикер алышу өчен төп мәсьәлә 2018 елда учреждениеләрнең эшчәнлеге һәм 2019 елга планнар булды. Юлия Абдреева тармак алдында торган бурычлар турында хәбәр итте, шулай ук учреждение җитәкчеләре ягыннан игътибар таләп итүче аспектларны билгеләде.
«Республика ресурс үзәге» ДКУ белгече Е.Шитова киңәшмәдә катнашучыларга Волонтерлар (ирекле ярдәмчеләр) катнашында башкарыла торган эш турында хисап формаларын тутыру үзенчәлекләре турында аңлатты.
Социаль хезмәткәрләрнең эшен, аларның графикларын һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләренә Алмаз Абдуллин җентекләп тукталды.
Анжелика Вәлиева 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлегенә анализ ясады һәм киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын агымдагы елга өстенлекле бурычларга юнәлтте.
Очрашу балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыру буенча республика конкурсы һәм наркоманияне кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм балигъ булмаганнарны кызыксындыру, физик культура һәм спорт түгәрәкләрендә даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән социаль программалар республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.