Балык Бистәсе районында яшәүче ир-ат республика йөз яшьлекләр сафын тулыландырды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2 февральдә Балык Бистәсенең Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафа  улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Ибрагимов Ильнур Галим улыннан, Күки авылы җирлеге башлыгы Бадрутдинов Альберт  Миннехан улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир  Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм  Күки авылында туып, гомер итә. Туган авылында балачак мизгелләрен озатып, газиз яшьлек чорына җитлеккән егетне сугышка алалар.

“2 февраль көнне яраландым. Салкын кыш иде ул, кар юк. Ярамны җылы су белән юдылар”,  дип туган көненең һәр иртәсендә искә ала Каюм абый ул куркыныч елларны.

Сугыштан кайту белән бригадир булып эшли ул. Авылда мәктәп һәм мәдәният йорты салуга да үз өлешен кертә. Кадерле тормыш иптәше белән 45 ел гомер кичереп, 4 малай һәм 3 кыз тәрбияләп устергәннәр. Язмыш барыбер үзенекен итә шул: тормыш иптәшенең вафат булганына да быел 22 ел тулды.

Күңеле белән бай Каюм абыйның бүгенге көндә дә 15 оныгы,15 оныкчыгы бар. Төпчек кызы Резеда һәм кияве ФәнисТәхәвиев гаиләсе тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International