"Умырзая" үзәге карамагындагылар Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты белән таныша

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

“Умырзая” тернәкләндерү  үзәгендә тернәкләнүче балалар “Муса Җәлил “ исемендәге музейга экскурсия ясадылар.

Музей директоры А.Григорьева балалар өчен музей залы буйлап бик кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиясе үткәрде. Музейдагы экспозицияләр искиткеч шагыйрь һәм герой Муса Җәлилнең тормышын аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Балалар бик теләп тыңлады, кызыксынып экспонатларны карады һәм сораулар бирделәр. Балаларда күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды.  Экскурсия ахырында балалар Алсу Васильевнага җентекле сөйләгәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм тагын килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International