Әгерҗе районы балалар һәм яшүсмерләр социаль «Наз» приютында «Библиомания» исемле яңа проект булдырылды. Проектның төп максаты: китап терапиясе аша яшүсмерләрнең холкын, тәртибен, аң һәм белем үсешләрен ачу, аларны үстерү өчен эшләнелде.
Китап терапиясе балаларны уйларга, уйланырга, күп һәм кызыклы мәгълүматлар белән танышырга, үз-үзләрен тота белергә, тыныч, сабыр булырга, үзләренә бәя куя белергә, әхлаклылык, әдәп, матурлык хисләрен тәрбияләргә, ярдәмчел, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә, аларга әйләнә-тирә мөхитне аңлау, төшенү юлларын күрсәтә.
5нче февраль көнне педагог-психолог Нехорошкова Елена 9 яшьлек балаларга “Батырлык һәм кыюлык” исемле дәрес уздырылды. Балаларга “Октябрятлар-батырлар” исемле альбом белән танышырга тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышы чорындагы яшьтәшләренең батырлыклары, аларның сугыш авырлыклары алдында югалып калмаулары турында аңладылар. Алар яшьтәшләренең авыр сугыш вакытында кичергән минутларын, авыр юллар аша җиңүгә ирешүләрен күз уңыннан уздырды. Һәм алар кебек батыр, сабыр, кыю булу сыйфатларына ирешергә теләделәр. Китап терапиясе балаларда менә шундый уңай сыйфатлар, аң һәм акыл, батыр һәм кыю, ярдәмчел һәм ихтирамлы булуны үстерергә, аңларга булыша. Алар әйләнә-тирә мөхиттә үз урыннарн табарга да, тыныч, сабыр холыклы булырга да өйрәнә. Баланың эчке хис һәм кичерешләрендә уңай сыйфатлар туа һәм ул психик яктан тынычландыра, үз-үзләрен тотарга, батыр һәм кыю булырга ярдәм итә.