Бүген "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ата-аналар алиментлар түләүдән баш тарткан балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне оештырды.
Кабул итүдә социаль яклау бүлеге башлыгы О.Колсанова, суд приставы-башкаручы Р. Гимадиева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы А.Сидорова катнашты.
Консультация сорап ике кыз әнисе мөрәҗәгать итте, аларның әтисе районнан читтә яши һәм алиментлар түләргә ашыкмый. Хатын-кызга әтисенең яшәү урыны буенча суд приставлары хезмәтенә запрос төзүдә, башкарма җитештерү барышы турында һәм мәгълүмат бирү буенча ярдәм күрсәтелде.
Бүген шулай ук, Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде.
Кабул итүне Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Алинә Габдрахманова, "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева үткәрде.
Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ике гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләр нигезендә киңәшләр бирде һәм балигъ булмаган балага алимент түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.