Узган җомгада, 1 февраль көнне Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында катнашты.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, балалар-спорт мәктәбе, мәгариф, опека һәм попечительлек, социаль яклау, мәдәният, сәламәтлек саклау, психологлар катнашты. Утырышта тәртип бозган балигъ булмаган яшүсмерләр мәсьәләләре каралды.
Комиссиянең төп бурычы балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләгәндә нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны тәэмин итү тора. Кызганычка каршы, ата-аналар тарафыннан балаларның тормышын тәэмин итү буенча үз бурычларын үтәмәгәннәр дә очрый. Мондыйлар балаларына үрнәк күрсәтә алмый. Ата-аналар ягыннан шәхси мисал булмау, балага тиешле игътибар бирелмәгәч, алар урам йогынтысына дучар ителә.
Комиссия тарафыннан социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән гомуми эш алгоритмы, шулай ук билгеле бер проблемаларның һәркайсы белән эшләү алымнары тәкъдим ителде.