Түбән Камада өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Н. Максимова исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге профконсультанты Е.Саблина халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат бирелде. Белгеч Түбән Кама муниципаль районының хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турында сөйләде, яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде.

Барлык катнашучыларга мәгълүмати брошюралар һәм "Минем һөнәрем – минем киләчәгем",  "һөнәрләр төрләрен классификацияләү" буклетлар тәкъдим ителде.

Чарада барлыгы 70 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International