Яңа Чишмәдә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды. Аксубай муниципаль районы делегациясе составында "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Татьяна Илдияркина да бар иде.
Татьяна Петровна үзенең матур чыгышлары белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын әсир итте. Сигез районнан конкурсантлар арасында ул "Хатын – кыз-ел үрнәге" номинациясендә җиңүче булып танылды.
Татьяна Петровна социаль приютында 15 ел эшли. Эш барышында ул үзен белемле белгеч итеп күрсәтте, һөнәри юнәлеш бирү буенча "Һөнәрләр әлифбасы" программасы, "Төрле төстәге тасма" иҗади программасы авторы булып тора. Шулай ук Т.Илдияркина район мәдәни чараларында актив катнашучы.
Шушы номинациядә Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Г. Русских мактаулы икенче урынны алды. Галина Александровна бу өлкәдә инде 27 ел намуслы хезмәт куя. Үз эше барышында ул 176 өлкән яшьтәге гражданга һәм инвалидларга хезмәт күрсәтте, аның патронажы астында 44 өлкән кеше һәм инвалид бар.
Менделеевск районы конкурсның зона этабында "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Наталья Анатольевна Евдокимова тәкъдим итте. Ул "Хатын-кыз - ана" номинациясендә катнашты һәм катнашучы дипломына лаек булды.
Чирмешән районы "Шәфкатьле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Лилия Хәбибуллина да әлеге чарада катнашты.