Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә иҗади түгәрәк эшли

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Наталья Хәмидуллина "Театрны үз кулларыбыз белән корыштырабыз" программасын тормышка ашыру кысаларында дәрес үткәрде.

Театр түгәрәге дәресләренең үзенчәлеге шунда: алар төрле сәләтле балаларга үз сәләтләрен, хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Иҗат итү балаларга һәряктан уңай йогынты ясый, алар дөньяны танырга өйрәнә.

Балалар үзләре иҗат иткән әкият персонажларын үзләре үк ясаган да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International