Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында “Балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән психолого-педагогика эшенең эффектив тәҗрибәләре: җиһазлар, дидактик материаллар, үстерелешле һәм реабилитацион программалар куллану(мозартика)” темасына супервизия уздырылды.
Супервизия психологик практикада инновацион методикаларны, метафорик карталарны, өстәл уеннарын һәм “Мозартика” реабилитацион-үстерелешле методика куллану тәҗрибәсе белән уртаклашуга юнәлдерелгән иде.
Чара практик-ориентлашкан характерда иде. Катнашучы психологлар фикер алышуда, төрле хәлләрне тикшерүдә генә түгел,ә социаль хезмәт алучыларның психологик проблемаларын уңай чишү юлларын эзләүдә дә катнашты.