"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә гамәли дәрес үтте

2019 елның 1 феврале, җомга

Яр Чаллының  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  Су-Дҗок терапия белгече  Лидия Шумская социаль хезмәт алучылар өчен  Су-Джок терапия  буенча гамәли шөгыль үткәрде.

 Шөгыльнең максаты: буыннар тонусын нормальләштерү, баш мие эшчәнлеген стимуллаштыру һәм Су-Джок массажерлары ярдәмендә сәламәтлекне коррекцияләү.

Су-Джок терапия – ул авыруларны профилактикалау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысулы, акупунктураның ультразаманча юнәлеше, уч төпләрендә һәм аяк табаннарында органнар һәм системаларга туры килә торган югары актив нокталарны стимуллаштыру методы.

Шөгыль барышында социаль хезмәт алучылар әлеге дәвалау алымының тарихы турында белде. Һәр кешенең уч һәм табаннарында барлык органнар һәм системалар эше өчен җавап бирүче нокталар бар. Махсус энә белән бу нокталарга тәэсир итеп, сәламәтлекне яхшыртырга мөмкин. Бу ысул һәркемгә дә уңайлы һәм өй шартларында да кулланырга мөмкин.

Социаль хезмәт алучылар Су-Джок массажерлар куллану буенча практик тәҗрибә алып, аларның  организмдагы актив нокталарга йогынты ясавы турында мәгълүмат алды.

Шөгыль  ахырында барысына да учларда һәм табаннарда актив нокталар күрсәтелгән  буклетлар таратылды. Чарада  34 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International