Гәрәева Зөлфия Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының "Минем язмышым-минем һөнәрем" (Хатын-кыз җитештерүче ) номинациясендә район сайлап алу турын узды. Бүген ул Әгерҗе шәһәрендә уза торган зона сайлап алу турында катнашты.
"Мин бик бәхетле , – дип елмая Зөлфия Сәлимовна.- Көн саен тормышымда, хәтта ул шатлыклы булмаса да, мин кемгә дә булса кирәклегемне аңлыйм. Минем ярдәмгә авылдашларым мохтаҗ һәм аларга ярдәм итә алам".