Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 145 социаль хезмәт алучы яши, шуларның 57се аз хәрәкәтләнүче гражданнар категориясенә керә.
Әлеге учреждение эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше барлык яшь категорияләрдәге гражданнарны көндәлек социаль-сәламәтләндерү һәм физик реабилитацияләүне оештыру, шулай ук инновацион методларны һәм социаль технологияләрне актив кертү, куллану тора.
Стационар шартларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләүнең нәтиҗәле ысулы булып спортның адаптив төрләрен: бочче, джакколо, петанк тора. Учреждениедә әлеге уеннар күнекмәләренә профессиональ ия булган, шәһәр, муниципаль, республика һәм хәтта бөтенроссия спорт турнирларында һәм фестивальләрендә катнашучы яшь спортчылар яши.
Кышкы чорда коляскалы спортчылар арасында чаңгы төре иң популяр санала. Мондагылар адаптив физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева җитәкчелегендә махсус әзерләнгән һәм алар өчен җайлаштырылган чаңгыда рәхәтләнеп шуалар.
Спортчы-коляскалы Айдар Сафин - стажлы чаңгычы. Дүрт ел ул адаптив чаңгы спорты белән актив шөгыльләнә, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге югары бүләккә ия. Айдар елдан-ел күтәрелеш, төшү, тигезләнү кебек тактиканы камилләштерә. Шулай ук ул бочче, петанк, пневматик винтовкадан ату, коляска фигуралы йөртү күнекмәләрен яхшы белә. Айдар сүзләренә караганда, уңышка ирешүдә мөһим фактор – спортчының чыдамлыгы һәм рух көче.
Спортчы-терәкче Диана Меннянованың бу сезонда дебют - ул "утырган чаңгы" ны үзләштерергә булган. Аның спорттагы күрсәткечләре шулай ук сокланырлык.
Үзенчәлекле спортчылар үзләренә алга таба үсү, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен актуаль булган башка популяр һәм уникаль спорт төрләрен үзләштерүдә яңа тәҗрибә алу бурычын куйды.
"Практика күрсәткәнчә, спортның теләсә кайсы төрен инвалидлар өчен җайлаштыру һәм һәркем өчен үтемле итеп эшләргә мөмкин, бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була", – дип билгеләп үтә адаптив физкультура буенча инструктор Светлана Шигаева.