"Асылташ" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә Яр Чаллы шәһәре Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән "Орион" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Гаилә турында" яшьләр шәһәр фестивалендә катнашу мөмкинлеге туды.
Шәхес булып үсүдә гаилә тәрбиясе бик мөһим. Ата-ана һәм балаларның уртак иҗаты балалар мөнәсәбәтләрен генә түгел, гаиләне дә ныгыта. Балалар әти-әниләре белән кызыклы мастер-классларда, уен, спорт, психологик һәм бию зонасында, арт-студиядә булды Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль тапты!
Балалар үз куллары белән табигый материалдан һәм буяулардан шедеврлар ясады.