Казанда мөмкинлекләре чикле балалаларның ата-аналары белән очраштылар

2019 елның 1 феврале, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тәрбияләүче ата-аналарны һөнәри яктан яңадан әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында учреждениедә Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән очрашу оештырылды. Рәзинә Сомова ата-аналарны мәшгульлек үзәгенең заманча тәкъдимнәре белән таныштырды.

Шулай ук чара кысаларында 14 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк яшүсмерләргә бушлай һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International