"Гармония" комплекслы үзәге белгечләре патриотик эчтәлекле очрашу уздырды

2019 елның 1 феврале, җомга

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә  өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре М. Вахитов исемендәге гимназия укучыларына  Сталинград сугышында катнашкан Сафиуллин Гариф Лотфулла улы белән  очрашу оештырды.

Очрашу Сталинград сугышында совет гаскәрләренең җиңүенә 76 ел булуга багышланды. Яшьүсмерләр Гариф абый сөйләгән сугыш хатирәләрен бирелеп тыңлады, сугышта алган орден-медальләрен, бүләкләрен карады, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Мондый очрашулар ике буын арасындагы ныклыкны көчәйтергә, үсеп килүче буында патриотизм рухын тәрбияләргә, ветераннарыбыз өчен горурлану хисен арттырырга ярдәм итә.

Гариф Сафиуллин өйдә  социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә  исәптә тора. Социаль хезмәткәр Рамиля Зәйнетдинова социаль-көнкүреш  хезмәте күрсәтә, медицина хезмәткәре Илсөяр Гомәрова ветеранның сәләмәтлеген тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International