Түбән Новгородта фәкыйрьлекне киметү буенча киңәшмә узды

2019 елның 1 феврале, җомга

31 гыйнварда Түбән Новгородта хәерчелек дәрәҗәсен киметү мәсьәләсе буенча төбәкара киңәшмә узды, аны РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин үткәрде. Чарада Татарстан ведомство башлыгы Эльмира Зарипова да катнашты.

Максим Топилин хәзерге вакытта Россия Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указында куелган бурычларны үтәү буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте.

Россия министры хәзерге вакытта бөтен төбәкләр белән хәерчелек дәрәҗәсен киметү буенча күрсәткечләргә ирешү линейкалары килештерелә, дип сөйләде. Шул ук вакытта эшнең беренче этабы сигез пилот төбәктә башланачак. Аларга Татарстан Республикасы да керә.

М. Топилин сүзләренә караганда, пилот проектларының төп максаты - ярлылык сәбәпләрен һәрьяклап анализлау, төбәкләрнең экспериментында катнашучы мисалында гражданнарның керемнәрен арттыруга, шулай ук ярлылыкны киметүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле универсаль механизмнарны эшләү. 

Шул ук вакытта Максим Топилин билгеләп үткәнчә, ярлылык дәрәҗәсен киметү бурычы пилот регионнар алдында гына түгел, ә Россия Федерациясенең барлык субъектлары алдында да тора.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International