Хәзерге заман технологияләре дөньясында баланы компьютердан аеру һәм урамга чыгарга мәҗбүр итү җиңел эш түгел. Әмма Менделеевскиның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында бу юнәлеш хәл ителгән.
Тәрбияче М. Яковлев җитәкчелегендә балалар бик теләп урамда уйный, приют территориясендә ишегалды юлларын чистарталар.
Кичә балалар үзләренең укытучылары белән шугалакка хоккей уйнарга барды. Яр Чаллы шәһәре иганәчеләре балаларга чаңгы, тимераяклар, шайба, чана бүләк итте.
Питрәч районының "Шатлык" приютында мәктәп яшендәге балалар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән дәрес узды. Дәреснең максаты: кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе буларак сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру, балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү. Дәрестә социаль педагог сәламәтлек турында турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше турында видеоролик карады һәм викторинада катнашты.
31 гыйнварда Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы үтте. Тәрбиячеләр төрле ярыш-эстафеталар оештырды: капчык киеп, кашык кабып йөгерү һ.б. Әти-әниләр дә читтә калмады, ярышларда катнашты.
Чара ахырында балалар тәмле күчтәнәчләр алды.
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндеү үзәгендә ата-аналар өчен "Хәрәкәт-мөмкинлекләре чикле балалар өчен ихтыяҗ" темасына уку узды. Ата-аналарга өй шартларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәрәкәт күнекмәләрен үстерү буенча күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
Мондый чаралар ата-аналарны сәламәтлектә тайпылышлары булган балаларны комплекслы карау, шулай ук физкультура һәм спортка тарту, физик күнегүләрнең аерым бала организмына йогынтысы турында гади күзаллау формалаштыру максатыннан үткәрелә.