ТР Хезмәт министры "Татар-информ"га интервью бирде

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмә барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның эшчәнлеге, 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында сөйләде.

Ведомство башлыгы республикадагы демографик хәлгә аерым тукталды. Ул гаилә, балалар белән социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында да бәян итте.

Шулай ук Эльмира Зарипова пенсия яшен арттыру уңаеннан хезмәт һәм мәшгульлек базарындагы перспективалар турында сөйләде.

Министр белән оештырылган әңгәмә "Татар-информ" МАның рәсми сайтында чыгачак.

Фото чыганагы: "Татар-информ" МА, Солтан Исхаков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International