Блокадада катнашкан Яшел Үзән кешесен Эльмира Зарипова котлады

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Яшел Үзән шәһәрендә булып кайтты, Ленинград блокадасында катнашкан Элеонора Князеваны тәбрикләде.

Элеонора Николаевна Приморье краенда хәрби гаиләдә туган. 1939 елда әтисен Ленинградка күчергәннәр. Элеонора Николаевна әнисе һәм өлкән абыйсы белән Васильевск утравында яшәгән. Ә гаилә башлыгы сугышның беренче көннәрендә фронтка киткән.

Сугыш вакытында Э.Князевага өч яшь кенә булса да, авыр елларны 80 яшьлек блокадалы әле дә хәтерли.

Бүген министр Эльмира Зарипова Э.Князеваны Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы белән котлап истәлекле бүләк тапшырды.

"Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград халкының тиңдәшсез батырлыгы, безнең һәм үсеп килүче буын өчен гыйбрәт һәм горурлык", - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International