ОРВИ һәм салкын тию авыруларын профилактикалау кысаларында Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында социаль хезмәткәрләр карамагындагы кешеләр организм көчләренә булышу һәм организмның саклагыч көчен көчәйтү өчен өлкән яшьтәге кешеләргә диета, гигиена, чыныгу һәм организмны ныгыту ярдәм итәчәген белде.
Әгәр дә өлкән яшьтәге кешеләр ОРВИ яки грипп авыруыннан котылып кала алмаганнар икән, урын-җир режимын булдырырга кирәк, витаминнар кабул итәргә, тукланырга, нарат җиләге һәм мүк җиләгеннән морслар эчү мәслихәт. Авырган кешегә социаль хезмәткәр, күршеләр белән аралашканда марля битлеген кияргә кирәк. Мәҗбүри рәвештә табибны өйгә чакыртырга, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.
Әңгәмә ахырында социаль хезмәт алучылар гриппның җитди һәм куркыныч авыру икәнлеген, әмма тулы профилактика һәм сәламәт яшәү рәвеше аның авыр формаларын булдырмаска ярдәм итә дип нәтиҗә ясалды.