29 нчы гыйнвар көнне "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Очрашу Татарстанда Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылды.
Чараның максаты - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәзерге һөнәрләр дөньясы турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрү, эшче һөнәрләрен популярлаштыру.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 13 укучыга учреждениенең эшчәнлеге, үзләренең һөнәри юлын сайлау, сәламәтлекләре торышын исәпкә алып, белем алу ысуллары турында сөйләде. Очрашу барышында балалар табышмаклар чиште, һөнәрләр турында видеофильм карады, алып баручының сорауларына җавап бирде.
Соңыннан барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.