Буада социаль-тернәкләндерү консилиум утырышы узды

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Буа районында  социаль-тернәкләндерү консилиум утырышының чираттагысы оештырылды, биредә социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека органнары, мәдәният бүлеге җаваплы белгечләре һ. б. катнашты.

Утырыш барышында ата-аналар үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган дүрт гаиләдәге хәлләр каралды. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында ведомствоара учетта торучы гаиләләрне этаптан этапка күчерү мәсьәләсе хәл ителде.

Утырышта шулай ук барлык структураларның гаиләләр белән эш нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде.

Гаилә иминлекләрен алдан ачыклау һәм профилактикалау мәсьәләсенә аерым игътибар күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International