9 бурычлы оешманың эше Координация советының утырышында каралды

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган тугыз оешманың җитәкчесе халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде.
Казандагы бурычлары күп булган предприятиеләр - “В.И.Суриков исемендәге МДАСИ”,  «Казан киностудиясе» ААҖ, «НУР «Яңа технологияләр үзәге» ҖЧҖ,  «Эталон» Казан тәҗрибә заводы” ААҖ, «Прибор «Казан тәҗрибә-эксперименталь заводы » ҖЧҖ.  Түбән Кама районыннан– «Интертехнострой» ҖЧҖ,  Югары Осланнан – ОСП «Идел буе нәсел эше» ҖЧҖ, Теләчедән - «Нива Шадки» ҖЧҖ.  Чистайдан – «Чистай суднолар төзү – суднолар төзәтү заводы» ҖЧҖ. 9 предприятиенең өчесе исә Координация советына кабат чакыру алдылар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International