Министрлыкта ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны кайтару турында сөйләштеләр

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Нәтиҗәләр ясап, шуны әйтергә була: 8 бурычлы предприятие Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды. Бер оешма буенча материаллар исә җитәкчесен дисквалификацияләү өчен ТР Прокуратурасына җибәрелде. Чираттагы утырыш июньнең икенче яртысына планлаштырылган.
 Фотография novostey.com сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International