2019 елның 6-8 февралендә "Казан ярминкәсе" ААҖ территориясендә "Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак.
Ярминкә 6 һәм 7 февральдә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 8 февральдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре мәшгульлек, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрү, кануннар буенча консультацияләр бирәчәк. Килүчеләр игътибарына компьютер базасында булган 16 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Барлык теләүчеләр дә үзләрен кызыксындырган вакансияләр турында мәгълүматны компьютердан бастырып чыгара алачак.
Мәктәп укучыларына мультимедиа презентацияләре форматында әйдәп баручы югары уку йортлары һәм предприятиеләр турында мәгълүмат тәкъдим итәчәкләр.
Экспозициянең максаты - халыкны, шул исәптән яшь белгечләрне эшкә урнаштыру һәм профориентациядә ярдәм итү.