Бүген Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый советы "Мин дөньяны өйрәнәм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында беренче утырыш уздырды.
Проект коммерцияле булмаган оешмаларга 2018 елда Татарстан республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста грант отты, бирелгән акчага "Гармония" комплекслы үзәгендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга компьютер грамотасын өйрәтү өчен 15 планшет сатып алынды.
Проектның төп бурычы - өлкәннәргә Интернет челтәре аша якын кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирү, коммуналь түләүләрне дәүләт порталы аша мөстәкыйль рәвештә түләү һ. б.
Компьютер белемен өйрәтүгә волонтерлар – социаль белем бирү академиясе һәм медицина училищесы студентлары җәлеп ителә. Волонтерлар "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә ялгыз яшәүче гражданнарга барачак.