23 гыйнвар көнне Кама Тамагы районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының ата-аналары утырышында катнашты.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре чарада катнашучылар белән "Балалар интернетта – без алар өчен җаваплы" дигән әңгәмә үткәрде, аның барышында бөтендөнья пәрәвезләре, интернет билгеләре турында сөйләделәр.
Полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы катнашучыларга хокук бозулар буенча райондагы хәлләр турында бәян итте, алар арасында – мәктәпләрдә телефон урлау очракларына тукталды.
Азакта гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар арасында анкета уздырды, "Балада компьютер бәйлелеген профилактикалау" дигән мәгълүмати белешмәлекләр тапшырдылар.