Кичә Аксубай районында район башлыгы Камил Гилманов катнашуында узган елга хисап ясадылар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше турында оешманың директоры И.И.Маклаков үзенең докладында сөйләде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре узган ел дәвамында күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын турында сөйләштеләр. Түбәндәге дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителде:
- өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган, хезмәт эшчәнлегенә кайтуны планлаштырган хатын-кызларны һөнәри әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү: 5 кеше белем алган;
- эшсез гражданнарга эшкә урнашу өчен башка урынга күчкәндә ярдәм итү: 3 кеше "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесендә троллейбус кондукторлары белән эшләгән;
- Эшкуарлыкны һәм үзмәшгульлекне үстерүгә ярдәм итү: эшсез гражданнарга 1 176 000 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде;
- эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү: дәүләт хезмәтен 55 эшсез кеше алган;
- җәмәгать һәм вакытлыча эшләр оештыру: җәмәгать эшләренә 48 эшсез граждан эшкә урнаштырылган;
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру: 299 укучы эшкә урнаштырылган.
Шулай ук җыелышта агымдагы елга бурычлар билгеләнде.