Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары балигъ булмаган хокук бозучыларны психологик тикшерү һәм аларны психологик коррекцияләү программасын тормышка ашыра.
Әлеге уңаеннан балаларның социаль күнекмәләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чара уздырылды.
«Клубок», «Автопортрет», «Ладошка» кебек күнегүләр башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңларга, эчке тоемлауны үстерергә һәм тискәре импульсларны тыярга мөмкинлек бирде. Шулай ук балигъ булмаган балалар авыр хәлләрдән чыгу юлларын да табарга өйрәнде.
Психокоррекция эшендә 16-17 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашты. Балалар актив күнегүләр башкарды, дәрес вакытында төркемдәге бердәмлек һәм үзара аңлашуның уңай динамикасы күзәтелде.