27 гыйнварда илдә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә хәрби дан көне алдыннан патриотик юнәлештәге төрле чаралар үткәрелә.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә белгече Дарья Миронова Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында “Җирдә сугыш кабатланмасын өчен!” дигән патриотик чара үткәрде.
Чараның максаты: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең истәлекле тарихын саклау, патриотик һәм горурлык хисләре тәрбияләү иде.
“Гасырлар аша сыкрану һәм дан” дип исемләнгән электрон презентация фонында, китапханәче социаль хезмәт алучыларны Бөек Ватан сугышының батырлык сәхифәләре белән таныштырды. Китапханәче “Батыр Ленинград” слайдларында, Ленинград блокадасы вакытында саклану чаралары һәм блокададан шәһәрне ничек азат итү турында сөйләде. Белгеч аларга быел Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуын искә төшерде. Бу бүлекне карагач, катнашучылар халыкның нык торуын, азат итүче сугышчыларның ничек көрәшүен һәм Ладожның "Тормыш юлы" турында белде.
"Җинелмәс Сталинград" исемле слайд Сталинград сугышы, шәһәрнең батыр яклаучыларын искә төшерүгә багышланган иде. Монда тыңлаучылар совет гаскәрләренең шәһәрне саклау һәм Бөек Ватан сугышы барышында зур стратегик немец-фашист группировкасын тар-мар итү турында белде. Чара шул чорның хәрби шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды һәм Бөек Ватан сугышы турында китаплар күргәзмәсе белән тәмамланды. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар, үзләренең бабаларыннан, әти-әниләреннән ишетеп белгән, бу шәһәрне саклаучыларның фидакарьлеге, каһарманлыгы һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында бик озак сокланып сөйләде.
Чарада 26 кеше катнашты.
23 нче гыйнвар көнне мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан "Кара канда басып торган " дигән әдәби-тарихи сәгать уздырылды.
Әлеге чарада 33 социаль хезмәт алучы катнашты. Чараның максаты-блокададагы Ленинградта яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында күзаллауны формалаштыру.
Менделеев муниципаль районында "Ленинград шәһәрен блокададан азат итүнең 75 еллыгы" алдыннан "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Тихоново авыл китапханәсе белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "27 гыйнвар хәрби дан көне" дигән тематик әңгәмә уздырды.
Чараның максаты - Ленинград блокадасында катнашучыларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында искә төшерү.
Бурычлар – илебезнең тарихи үткәненә карата кызыксыну формалаштыру, халыкның героик үткәнен искә төшерү, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисләре формалаштыруга ярдәм итү.
Социаль хезмәткәрләр, китапханә хезмәткәрләре белән әлеге чорның тарихи турында, Ленинград блокадасына багышланган 13 сирәк һәйкәле барлыгы турында тематик презентация әзерләгән. Чараны оештыручылар китаплардан кайбер өзекләр укыды һәм шул авыр вакытның фоторәсемнәре белән таныштырды.
Катнашучылар әлеге чараны зур кызыксыну белән тыңлады һәм әзерләнгән материалларны карады, алар оештыручыларга зур һәм эчтәлекле чара өчен рәхмәт белдерде.