23 гынварда Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт булу яхшы һәм заманча” дип исемләнгән чара үтте.
Чара барышында балалар иртәнге зарядканың файдасы, дөрес туклану, гомуми ныгыту, спорт белән шөгыльләнүнең төрләре турында сөйләште.Теорияне “Зарарлы – файдалы” уенында ныгыттылар. Чарада 20 бала катнашты.
Арчаның “Өмет чаткысы” балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә кышкы чорда даими рәвештә чаңгы шуу оештырыла. Балалар рәхәтләнеп чаңгы шуу ысулларын өйрәнә. Балаларның барысы да шунда ук чаңгыда шуа алмый. Кемдер бутала, кемнеңдер чаңгысы башкаларрынына эләгә. Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева һәркемгә моның бернинди куркыныч булмавын һәм тагын азгына көч куярга кирәклеген аңлатырга тырыша.
Педагог фикеренчә, чаңгыда йөрү ул күңелле спорт-массакүләм генә түгел, шулай ук сәламәтләндерү чарасы да. Чаңгыда йөрү балаларның физик сәламәтлеген ныгыта, чыныктыру чарасы булып тора, тизлекне, чыдамлыкны һәм координацияне үстерүгә ярдәм итә.
Спорт - Түбән Кама районы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр ялының аерылгысыз өлеше булып тора. Әйтик, шушы көннәрдә тәрбиячеләр Галия Зайцева һәм Энҗе Хөснетдинова балалар өчен "Шинник" спорт комплексына сәяхәт оештырды. Анда шугалаклар да, чаңгы юллары да, кышкы таулар да, боз лабиринтлары да бар. Балалар энергия, күңел күтәренкелеге белән шөгыльләнде һәм тагын бер тапкыр спорт – бу бик шәп икәненә инандылар.