Россиядә Театр елын үткәрү эше уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге базасында 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен “Алтын ачкыч” курчак театр студиясе эшли башлады.
"Веста" үзәге социаль педагогы Елена Макарова “Театр тарихы, төзелеше һәм курчак ясау белән танышу” темасына беренче таныштыру дәресе үткәрде. Максат: театр сәнгате, курчак ясау тарихы белән танышу; театр-уен эшчәнлеге белән кызыксыну уяту.
Дәрес башында педагог балаларга театрның күп төрләре барлыгын сөйләде. Бөтен дөньяда балалар арасында иң яраткан театр-курчак театры, чөнки анда актерлар – курчаклар күсәтелә һәм гади курчаклар гына түгел: алар йөри ала, оча, сөйләшә, елый, көлә белә. Аннары презентация барышында балалар курчак театрының барлыкка килү тарихы, курчак ясау ысуллары һәм төрләре белән таныштылар: таякка утыртылган, перчаткадагы курчак театры, бармак театры, паркеттагы курчаклар, курчаклар-марионеткалар.
Педагог балаларга шулай ук Түбән Кама шәһәрендә урнашкан Туфан Миннуллин исемендәге театр һәм Яшь тамашачы театры турында да сөйләде. Алга таба театр һөнәрләре турында мәзәк табышмакларга җавап биреп, малайлар һәм кызлар бутафор, декоратор, костюмер һәм гримның кем икәнен белде. Афишаның ни өчен кирәклеген аңладылар, пантомима ясады. Социаль педагог балаларга бармак һәм перчатка курчакларын күрсәтте, алдагы дәресләрдә элеге курчаклар ярдәмендә төрле курчак театрлары уйнатылачагын һәм тамашалар күрсәтеләчәген җиткерде.
Дәрес бик күңелле һәм файдалы үтте. Балалар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алып, киләсе очрашуга кадәр саубуллашты.