23 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4 предприятие: "Ренессанс Жизнь" СК ҖЧҖ, "Гермес" ҖЧҖ, Е.Р.Смирнова ИП. ("Покровские пекарни"), "Казметрострой" ЖБИ вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 75 вакансия тәкъдим ителде: иминият буенча консультант, кадрлар буенча менеджер, кассир, пешекче, кухня эшчесе, автогрейдер, электрик, детальләр формовщигы, арматурчы, моторист, кран машинисты, компрессор җайланмалары машинисты, җыештыручы һәм башкалар.
Әңгәмә барышында эш белән тәэмин итүчеләр ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, наем персоналына карата таләпләр белән таныштырды, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.