Алдашу - иң киң таралган җинаять төрләренең берсе, алдакчылык гамәлләре шалтыратудан башлана һәм иң ышанучан гражданнарга, ә нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләргә юнәлдерелгән.
Алдакчыларның максаты - ышанучан гражданнарга үз акчаларын "ирекле” бирергә мәҗбүр итү. Сәламәтлек мәсьәләләре буенча спекуляция- алдакчыларның иң актуаль схемаларының берсе булып тора, кешеләр авырулардан могҗизалы котылу ысулын көтә һәм алдакчыларның хәйләсенә эләгә.
Шул уңайдан Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утраучыгы" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт бюджет учреждениясенең социаль хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтүчеләр арасында мошенниклык төрләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Опекага алынган кешеләргә “Каракларның корбаны булмас өчен нәрсә белергә кирәк” дип исемләнгән белешмәлекләр тараттылар.
Мондый чаралар профилактик эшләрнең нәтиҗәле чарасы булып тора, шулай ук халык арасында алдау гамәлләрен кисәтүгә ярдәм итә.